Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Хузангайда Ака-туй
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Милли бәйрәмне спорт ярышлары башлап җибәрде. Мәктәп стадионында Хузангай, Татар Борнае, Колчурино, Яңа Сихтермә командалары футбол буенча көч сынаштылар. Уен 15 әр минутлык 2 таймда барды. Хузангайлылар Колчурино командасын 2:1 исәбе белән җиңде, ә Татар Борнае футболчылары Яңа Сихтермә егетләре капкасына җавапсыз 6 туп кертте. Шулай итеп, иң көчле команданы ачыклау өчен Хузангай белән Татар Борнае футболчылары очрашты. Ике якта да шактый шома уйнаучылар күренә. Туп, тамашачыларны җанландырып, әле бер капка янында тоткарлана, әле икенче капка янында кискен хәл тудырып ала. Уеннарның барышын Базарлы Матактан тренер Рифкать Сәгъдиевның гаять кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләп-бәяләп торуы да тәэсир иткәндер: ярышка битарафлар булмады бугай. Халык бик кызыксынып күзәтте футболны.
Төп вакытта уен 1:1 исәбе белән төгәлләнде. Инде бәйрәмнең иң көчле командасын пенальти гына хәл итә. Өйдә стеналар да булыша, диләр бит, сихтермәлеләргә дә үз җирләре, җанатарлары күбрәк көч-куәт бирде бугай – уен алар файдасына төгәлләнде. Соңрак җиңүче командаларга "Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугунов бар халык алдында акчалата бүләкләр тапшырды.
Аннан гер күтәрү, капчык белән бүрәнә өстендә бәргәләшү, аркан тарту, колгага менү, уен-бәйгеләр башланды. 18 метрлы шома баганага менәргә теләк белдерүчеләр дә шактый булды. Призларны да кызганмаган хуҗалык администрациясе – баганага иң тиз үрмәләүчегә – 3 мең сум, икенче-өченче урыннарны алучыларга 2 шәр мең сум каралган. Бер-ике минут эчендә баганага үрмәләп мен дә, кесәңә акчаңны салып куй. Шулай җиңел уйлаучы берничә ир-ат омтылыш ясап карадылар, әмма багананың яртысына да күтәрелә алмадылар.
Ә инде үз көченә, осталыгына ышанган Николай Варламов 1 минут 52 секунд эчендә багана башына менеп, анда эленгән читлектән әтәчне очырып төшереп җибәрде. Әтәч мәйдан буйлап чаба, аның артыннан – бала-чага. Кем җитезрәк, шул эләктерә, һәм әтәч тә аңа калачак.
Биек багана очына кадәр Артем Зиньков та менеп, аста аны күзәтүчеләрнең көчле алкышларына лаек булды. Ә 55 яшьлек Виталий Советниковның яшьләрдәй бик җитез баганага үрмәләп менеп китүенә күпләр сокланды һәм гаҗәпләнде. Виталий 18 метрлы багананың бары 3 метрын гына "буйсындыра алмыйча" аска төште. Ул да Ака-туй бүләгенә ия булды.
Менә мәйданга ат чабышында катнашырга килүчеләр чакырылды. Авыл бәйрәме өчен чабышкы атлар шактый күп килгән. Берәү, икәү … Барысы унау икән. Рифкать Сәгъдиев һәр җайдакны аты белән мәйданга чакырып, таныштырып чыкты. Инде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов узышчыларны номерлап старт буласы урынга алып китте. Без бар халык белән "финиш" сызыгы янында күзәтеп калдык. Менә әллә каян тузан күтәрелгәне шәйләнде. Бала-чага: "Атлар килә!" дип кычкырды. Әнә чабышкылар үзләре дә күренде. Авыл атлары, ничек матур чабып киләләр. Алар бит хуҗаларына йорттагы мең төрле мәшәкатьне башкаручы хайваннар. Чабышкы нәсел атлары сыман назланып, тәм-том, витамин ашап көязләнеп ятмый алар. Ә бит чабуларына карап торуы да рәхәт, булдыра авыл атлары, булдыра.
Менә иң беренче булып финишка үзенең Мэри кушаматлы аты белән Иске Матактан Михаил Матюшкин килеп җитте. Түбән Әлки егетләре Раил һәм Рәис Сафиннар икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Призлы урыннарны алучыларга да, халыкны шундый матур узыш белән сокландырган башка ат-җайдакларга да бүләкләр тапшырылды.
Инде бар халык сәхнә каршына җыелды. Бәйрәмне алып баручылар иң элек сүзне "Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугуновка бирде.
–"Хузангай" бүген районда иң эре, производство базасы нык булган хуҗалык. Безнең 20 мең гектар сөрү җиребез бар. Аны вакытында эшкәртерлек техникабыз һәм алтын куллы механизаторларыбыз, белгечләребез бар. Бу язда без 12 мең гектарда чәчү үткәрдек. Шуның 4 мең гектары борчак, 3 меңе көнбагыш. Узган ел 1 мең гектарда көнбагыш иктек. Һәр гектардан 21 әр центнер уңыш алдык. Бер килограмм көнбагыш үстерүгә 4 сум чыгым тотсак, аны 15 сумнан сата алдык. Зур табыш бирүче культура булганга, быел да ул күп чәчелде,–ди Евгений Михайлович.
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хузангайлыларны сабан эшләрен уңышлы башкарулары белән котлады. Эшне тиешле югарылыкта оештырган һәм башкарган белгечләргә, эшчеләргә ул ихлас рәхмәтен белдерде.
–-Сез дөрес юлда. Хезмәтне оешкан төстә, нәтиҗәле итеп башкара беләсез, нинди матур ял да оештыргансыз. Соңгы елларда хуҗалык уңай үзгәрешләре белән безне нык сөендерә. Хузангайда, тирә-күрше авылларда яшәүче күпме гаилә хезмәтле дә, җитеш тә яши. Сезнең эшне бүген республика күләмендә үрнәк итеп күрсәтәләр. Һәр яклап ярдәм итүче якташыбыз Иван Иванович Казанковка зур рәхмәт. Татарстан хөкүмәте дә бит сезгә, игенчелек белән җитди шөгыльләнүчеләргә, күп төрле ярдәм күрсәтә. Бу да бик әйбәт. Әле яңгырлар да булыр, әйбәт уңыш алырсыз. Аннан янә бер җыелып бәйрәм ясарсыз, ял итәрсез,–диде Фердинат Мидхәтович.
Бәйрәмдә катнашучы Базарлы Матак эшмәкәре Радик Гатауллин заманында шушы җирлектә эшләп китүен искә алды. Ул хуҗалыкның ныклы адымнар белән алга баруына сөенүен белдерде һәм кооператив белән уңышлы җитәкчелек итүче Евгений Чугуновка телевизор бүләк итте.
Менә тантаналы музыка астында "Хузангай" кооперативының язгы кыр эшләре батырлары сәхнә түренә чакырыла. Тракторчылар Илгиз Гыйниятов, Андрей Смирнов, Вячеслав Илюхин, Сергей Шакин, Лев Мукусев, Константин Родинов, Василий Илюхин, Алексей Николаев, Николай Николаев – көн-төн басуда хезмәт куйган батырлар. Аларның иңнәренә ал тасмалар эленде, кулларына бүләкләр тапшырылды.
Билгеле, язгы кыр эшләре барышында хуҗалыкның башка службалары да бербөтен булып хезмәт итсә генә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әйтик, кырда эшләүчеләрне тәмле ашлар белән сыйлаучы кызларның өлеше азмы?! Аларга –Марина Яганевага, Тамара Исаевага, Ирина Марковага, Елена Черниковага, Инна Смирновага, Гүзәл Нуруллинага бөтен халыкның алкышлары астында бүләкләр тапшырылды, хезмәтләре өчен рәхмәтләр әйтелде.
Ә Анатолий Юдин, Людмила һәм Николай Яганевлар, лаеклы ялда булсалар да, хуҗалыкка булышып торалар икән. Гомумән, алдынгылар, бүләкләнүчеләр бик күп хуҗалыкта. Алар бүген һәркайсы мактауга, олылауга лаек. Бу уңганнар хөрмәтенә район мәдәният йорты һәм авыл клубы үзешчәннәре бик матур җырлар башкарды.
Әле бәйрәм озак дәвам итте. Стадион тирәли тезелеп киткән сәүдә нокталары эшләп торды. Шашлык, пылау тәкъдим итүчеләрнең сый-нигъмәтен дә авыз иттек. Аннан "Хузангай" хезмәтчәннәре бәйрәм чәе табынына чакырылды. Олы хезмәттән соң бүген рәхәтләнеп, иркенләп ял итәр чак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз