Җәйнең беренче бәйрәме – балаларныкы

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
Балалар бәйрәме тамашачылар залына гына сыймыйча, фойега, урамга ук "таралды": беренчесендә кунакка килгән һәр малайны, һәр кызчыкны бик тәмле күмәчләр һәм компот белән сыйладылар. Ә каршыдагы асфальтта рәсем ясаучылар конкурсы уздырылды: төсле акбурлар белән тырышып-тырышып дөньяга үз карашларын тасвирладылар алар.
Фойеда исә Балалар иҗаты йортына йөрүчеләрнең искиткеч оста итеп ясаган эшләнмәләре күргәзмәсе җәелдерелгән иде. Төсле сәйләннәрдән бизәнү әйберләре, чәчәкләр, "бәхет агачлары" үргәннәр, йомшак җепләрдән матур башмаклар, салфеткалар бәйләгәннәр, салкын фарфор дип аталган материалдан  гаҗәеп  нәфис  чәчкәләр ясаганнар төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр. Мондагы эшләргә сокланмый мөмкин түгел, юкка гына аларны сатуга да куймыйлар икән. Әйтик, сәйләннән (бисер) үрелгән әйберләрне бик теләп алалар, ди өстәмә белем бирүче педагог Надежда Сергеевна Мавзютова. Аның әйтүенчә, "сәйләнчеләр" түгәрәгенә 75 бала йөри, кайберләре сәгатьләр буе сәйлән "чүпләп" утырырга әзер.
Ә тамаша залы шул арада тулып та өлгерде. Балалар күп булган җиргә хас атмосфераны күз алдына китерү кыен түгел: күңелле тавышлар, кычкырыш-көлеш, йөгереп йөреш… Әмма бәйрәм башлануга зал шым булды. Нәни халыкны бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Платонова, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова, Балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина котладылар.
Альмира Нәсих кызы ел буе өлкәннәргә булышкан, үз авылларында файдалы эшләр башкарган һәм иң яхшылар дип танылган Чуаш Кичүе, Үргәгар, Яңа Салман мәктәпләре тимурчыларына бүләкләр тапшырды. Әнисә Әнәс кызы "Дөньяга балалар карашы" рәсем бәйгесендә җиңгән балаларны (алар арасында алты яшьлекләр дә, мәктәп укучылары да бар иде), иҗат йортына йөрүче иң сәләтле малайларны-кызларны бүләкләде.
Аннары сәхнәгә Убырлы карчык һәм Урман албастысы (мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльмира Шиһапова белән Лариса Борисова) чыктылар. Һәм шундый күңелле тамаша башланды. Әкият геройлары балаларны биеттеләр, табышмак чиштерделәр, тапкырлыкларын сынадылар… Һәр җиңүчегә бүләк бирергә дә онытмадылар Убыр белән Албасты. Бик шаян да, мәрхәмәтле дә икән бит алар! Зал гөр килеп торды, балалар чын күңелдән ышанып, аларның һәр биремнәрен үтәргә тырыштылар. Ә ярыш-конкурслар арасында сәхнәгә "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан жыр-бию осталары чыкты һәм бәйрәмне тагын да күңеллерәк иттеләр.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне бездә беренче тапкыр шулай зур итеп, күңелле итеп үткәрелде бугай. Шулкадәр күп сабыйларга (ә алар арасында инвалид балалар да, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүчеләр дә бар иде) күңелле бәйрәм бүләк иткән олыларга бик рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International