Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сәид Вахиди: талантлы галим, фаҗигале язмыш
2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
Сәид Габделмәннән улы Вахиди 1887 елның 30 маенда Ташбилге авылында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Казан милли архивында сакланган метрика кәгазьләре буенча мин менә мондый мәгълүматлар алдым. Сәиднең әтисе "бессрочный солдат" булып, 1877-78 елларда икенче төрек кампаниясендә катнашкан булса кирәк. Солдатта булып исән-сау кайтканнарга зур өстенлекләр бирелгән. Шуның иң мөһиме – җир биләмәсе һәм салым күләме. Шул сәбәпледер гаиләнең тормышы тотрыклы була.
Гаиләдә дүртенче бала булып туган Сәиднең мулла кушкан һәм метрикага теркәлгән исеме Сәетсаттар. Башлангыч белемне ул туган авылы Ташбилгедә алган. Укуда һәм укытуда җәдитчелек авыл җирләренә дә тирән үтеп керә башлаган чор була ул еллар. Ташбилге мәдрәсәсен тәмамлагач, атасы Сәидне Иске Рәҗәп (хәзерге Спас районы) мәдрәсәсенә укырга тапшыра. 18 яшендә егет әлеге мәдрәсәне уңышлы тәмамлый, тирән белем туплый. Улының укырга сәләтле булуын һәм белемгә омтылуын аңлап, атасы аның алга таба да укуын хуплый.
Сәид 1905 елда Казанга килә, мәшһүр "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә. Кызыксынучан үсмер өчен аның туган яклары да үзенә күрә бер гыйбрәтле дөнья – тарихи белем чыганагы булган. Ташбилге авылы янында гына Болгар чоры кабер ташлары, үзе укыган Иске Рәҗәптән ерак түгел генә Сувар каласының урыны, беркадәр ераграк китсәң, янә серле шәхри Болгар урыны… Көнчыгышта ерак түгел Биләр, Җүкәтау шәһәрлекләре. Ә йорттан-йортка, авылдан-авылга йөреп мичләр чыгаручы Габделлатыйф бабасы Болгар чорының кызыклы вакыйгаларын мавыгып сөйли… Сәид шәкерттә туган җиренең, үз халкының бай тарихына карата ихлас мәхәббәт менә шулай халыкчан нигездә, табигый шартларда формалаша башлый.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый башлагач, Сәиднең тарихи белемнәре артуга, фәнгә омтылышы көчәюгә тагын да зуррак мөмкинлекләр ачыла. Ул мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗәнинең гыйльми хезмәтләрен укый, үткен фикерле галимнең идеаллары белән таныша. "Үз узганын оныткан халыкның киләчәге юк" дигән фикер егетнең аңына уелып керә.
Казанда укыган чорда Сәид рус телен яхшы үзләштерә, прогрессив рухлы рус язучыларының хезмәтләре белән таныша, демократик юнәлештәге татар матбугатын күзәтеп бару да аның карашын киңәйтә, фикерләрен тирәнәйтә.
1911 елда Сәид Вахиди "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлый, укытучылык эшенә керешә. Яшь мөгаллим 1912 елда туган авылы Ташбилгедә рус-татар башлангыч мәктәбе ачтыруга ирешә. Шул ук елны Мамадыш якларында мәктәпләр ачуда катнаша, Саба районында, Казандагы 3 нче мәктәптә мөгаллимлек итә, татар әдәбияты, төрки-татар һәм рус халыкларының тарихлары буенча дәресләр бирә.
Укытучылык белән беррәттән Сәид Вахиди гыйльми эшләрен, археографик эзләнүләрен дәвам иттерә. 1914 елда ул сугышка алына. 1917 елда сугыштан исән-имин кайтып, яңа көч белән мәктәп, мәгариф эшенә тотына, археография эшләрен дә дәвам итә. 1918-1920 елларда ул яңа ачылган күп санлы совет мәктәпләре өчен тизләтелгән темпта укытучылар әзерләүче педагогик курсларда лектор булып эшли. Спас, Лаеш, Мамадыш кантоннарында шундый курслар оештыруда катнаша. Безнең Әлки районы мәктәпләрендә сугышка кадәр, сугыштан соң, хәтта 60 нчы елларга кадәр Спас шәһәрендәге курсларны тәмамлаган укытучылар белем бирделәр.
1919-1921 елларда Сәид Вахиди Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакта укыта. 1930 елда Татарстан гыйльми-тикшеренү икътисадый институты төзелгәч, Вахиди шул институтка эшкә керә, 30 нчы елларның икенче яртысында Татарстан дәүләт музеенда бүлек җитәкчесе була, андагы фондларны тәртипкә салуда катнаша.
1928-1930 елларда Сәид Вахиди Спас һәм Әлки районнары авылларының һәркайсында диярлек булып, экспедицияләр оештырып йөри. Аның бихисап язма материаллары, монографияләре, чыгышлары күп кенә архив фондларында сакланалар, музейларда урын алганнар. Ләкин китап булып нәшер ителмәгәннәр. Гомеренең көтмәгәндә аянычлы өзеләсен күз алдына да китермәгәндер ул, мөгаен.
Татар тарихын, әдәбиятын барлаучы, өйрәнүче Һади Атласи, Михаил Худяков, Галимҗан Ибраһимов һәм башка әдипләр язмышы Сәид Вахидины да читләтеп үтми. 1937 елда ул кулга алына. "Контрреволюцион пантюркизм", империячел идеяләрне таратуда, фашистлыкта гаепләнә. Болар барысы да урынсыз, нахак булса да, шәхес культы үз эшен башкара. Сәид Вахиди гаебен, әлбәттә, танымый. 1938 елның 5 гыйнварында ул атып үтерелә.
Халкыбызның тугрылыклы улы турында без белергә һәм күренекле якташыбыз белән горурланырга тиешбез. Аның исемен мәңгеләштерү дә – бурычыбыз.
Сәид Вахиди шәҗәрәсендә без белмәгән ак таплар да күп. Өч улының язмышы билгесез. Вахидиның сеңелесе Миңнесәрви Ташбилгедә яшәгән. Бүген аның 4 оныгы билгеле, берсе Базарлы Матакта яши. Миңнесәрви минем әбиемнең туганында тормышта булган. Кызыксынучылар өчен шуны да әйтәм: Сәид Вахиди хезмәтләре буенча мәгълүматлар төбәгебезне өйрәнүче – тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйровта шактый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз