Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әкият чынга ашсын өчен...
2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
Узган җомгада Хәйруллин фонды ярдәме белән, бөтен Татарстаннан җыелган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар "Әкият" курчак театрында "Цветик-семицветик" дигән спектакль карады. Соңгы 5 елда балалар өчен мондый бәйрәмнәр оештыру күркәм гадәткә әверелде. Ә сабыйларның бәхетле елмаюлары – иң яхшы рәхмәт сүзе һәм яңа уйларны тормышка ашыру өчен менә дигән этәргеч!
Менә 31 май көнне дә нәни кунакларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны театр фойесында шарлар һәм әкияти геройлар каршы алды. Игътибар һәм кыйммәтле уенчыкларны бөтенләй диярлек күрмәгән балаларның күзләре соклану һәм бәхет хисләреннән балкыды. Ә яшь тамашачылар караган матур һәм мәрхәмәтле әкият спектакльдән соң да дәвам итте. Хәйруллинның хәйрия фонды һәр балага татлы бүләкләр тапшырды.
– Минем биш балам бар, – ди Казаннан килгән 50 яшьлек Валентина Макеева. – Икесе зур инде, кечеләрен дә курчак театрына бик сирәк алып барам. Билет бәясе балалар өчен дә, өлкәннәргә дә өч йөз сум тәшкил итә. Барыбызга бергә мең ике йөз сум түләргә туры килә. Бу безнең өчен бик зур акча. Бүген баз тагын бүләкләр дә алдык. Безнең өчен мондый бәйрәмне оештырган кешеләргә Ходай бәхет һәм сәламәтлек бирсен!
Валентина үзенең игезәк балалары Косьма белән Дамианга изгеләр көнендә туганга шундый исемнәр биргән. Ә кече улы Алеша өч елдан соң дөньяга килгән. Алар барысы да яңа сафка баскан "Әкият" курчак театрына тәүге тапкыр килгән.
–Миңа күбесенчә чит планетадан килгән кешеләр ошады!–дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйли игезәкләр.
–Юк ла, иң матуры – бака! – дип бүлдерә аларны энеләре. – Ул бик кызык.
–Без мондый бәйрәмнән соң өйгә кайтып утыру кызык булмас дип уйладык, – ди елмаеп бәхетле ана. – Хәзер без Бауман урамында йөрергә ниятлибез, туңдырма ашарбыз, фотога төшәрбез... Хәйруллинның хәйрия фондына яхшы кәеф бүләк иткәне өчен мең рәхмәт!
Лиля Полушкина "Әкият" курчак театрына улы Романы алып килгән. Малай – инвалид, ул Хәйруллинның хәйрия фонды оештырган акциягә чакыруны "Апрель" тернәкләндерү үзәге аша алган.
– Улым таң калды! – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Лиля. – Ишек янында Шрекны, куян баласын күргәч, шунда ук елмаеп җибәрде! Без кесә телефонын фотосурәтләр белән тутырдык. Өйгә кайткач, барысына да мактаначакбыз. Ә аннары фотоларын ясатып, матур кысаларга куеп, туганнарга бүләк итәчәкбез.
Альбина Давыдованың сигез яшьлек кызы Анастасия дә физик мөмкинлекләре чикләнгән бала. Әмма бу көнне ул изге күңелле кешеләр ярдәмендә һәркемнең әкият дөньясы белән таныша алуына ышанган.
–Миңа бигрәк тә Женя исемле кыз ошады, – дип спектакльдән алган хис-кичерешләре белән уртаклаша сабый. –Ул бик мәрхәмәтле һәм матур. Минем дә аның кебек буласым килә.
– Без "Здравушка" дигән тернәкләндерү үзәгенә йөрибез һәм безгә анда курчак театрындагы спектакльләрне бушлай карый алачаксыз дип әйттеләр, – ди Альбина. – Без биредә әле беренче тапкыр. Яңа ел алдыннан театрга барырга теләгән идек, әмма билетларны кулга төшерә алмадык. Менә хәзер безгә дә бәхет елмайды. Хәйруллинның хәйри фондына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз