Районда 66 сәүдә объектында 13 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата. Район үзәгендә алкогольле продукцияне ваклап сату 20 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 46 сәүдә объекты башкара.
2021 елның гыйнвар-декабрендә 19,1 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, 2020 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 3%ка кимегән.
Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату – 6% ка, кертелә торган аракы буенча-10% ка кимегән.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату 2020 ел дәрәҗәсенә карата - 1% ка, аракы-3% ка кимегән.
Җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 2021 елның гыйнвар-декабрендә 10,4л тәшкил итте, бу алдагы ел дәрәҗәсенә 99% тәшкил итә.
2021 елда территориаль орган белгечләре административ тикшерү кысаларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 14 тикшерү чарасы үткәрде.
Тикшерү барышында гамәлдәге законнарны бозуның 10 очрагы ачыкланган.
Легаль булмаган әйләнештән 68,3 литр алкоголь продукциясе алынган.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 91000 сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы