Коронавирустан ревакцинация нигә кирәк?

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Ревакцинация - ул кабат ясалган прививка. Ул да беренче очрактагы кебек үк иммунитетка вирус белән көрәшергә ярдәм итү һәм авыруга юл куймау максаты белән үткәрелә. Нигә соң коронавирустан ревакцинация кирәк? Кызганычка каршы, вакыт узу белән организмның инфекциядән саклану дәрәҗәсе кими. Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, безнең илдә дә, чит илдә дә, беренче вакцинациядән соң 6 ай узгач яки кичерелгән авырудан соң антитәнчекләр кими, ышанычлы яклауны тәэмин итми.

Беренче вакцина алганнан яки COVID-19 авырганнан соң ярты елдан ревакция ясатырга кирәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рекомендацияләре буенча, ревакцияне "Россиядә теркәлгән теләсә кайсы вакцина"ясатырга мөмкин. "Лайт" ны сайларга була, ә тулы "V Спутник"ны сайларга мөмкин. Тик һәрвакыт кеше организмының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Әгәр ул, мәсәлән, беренче вакцинацияне авыр кичерсә, кабат иммунизация өчен табиб аңа башка препаратны киңәш итә ала. Хәер, әйтик, Гамалеи үзәге белгечләре белдерүләре буенча, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен, "омикрон" килүне исәпкә алып, икенче вакцинацияне ике дозалы "V"спутнигы" белән башкару яхшырак.

Тәкъдимнәр буенча ревакция һәркем өчен дә файдалы, әмма беренче чиратта, өлкән яшьтәге кешеләр, хроник чирле кешеләр, артериаль гипертензияле пациентлар, симерү, шикәр чире белән авыручы төркемнәрне сакларга кирәк. Ревакцинация, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр тарафыннан да, яхшы кичерелә һәм ул саклану антитәнчекләре дәрәҗәсенең кискен артуына китерә, өстәвенә, озак вакытлы Т-күзәнәк иммунитетын да көчәйтә. Һәр вакцинация белән антитәннең сыйфаты яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International