Тиешле закон (№ 148-ФЗ) агымдагы елның 1 февраленнән үз көченә керде.
Яңалыклар нигезендә, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки төзекләндерелергә тиешле дип тану, шулай ук торак йортны яшәү өчен яраксыз дип тану турында өстәмә белешмәләр кертеләчәк. Күрсәтелгән белешмәләр Бердәм дәүләт реестрында язылган өземтәләрдә чагылыш табачак.
Шулай итеп, күчемсез милек сатып алганда, кеше Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә сората һәм йортның торышы турында оператив белә ала һәм аны якын арада сүтү планлаштырылмый.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, бу хакта мәгълүматны дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары 2022 елның 1 июленә кадәр электрон документлар яки электрон образлар рәвешендә җибәрергә тиеш.
«Росреестр, үз чиратында, әлеге мәгълүматларны Бердәм дәүләт реестры ачык мәгълүматларына кертәчәк, алар кызыксынган затларның сораулары буенча өземтә рәвешендә бирелә, бу гражданнарның мәнфәгатьләрен якларга, аларны яраксыз торак сатып алудан сакларга, шулай ук күчемсез милек реестрының актуальлеген тәэмин итәчәк. Төбәк һәм муниципаль хакимият органнары белән берлектә тиешле мәгълүмати хезмәттәшлек төзеләчәк», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Хәзерге вакытта кешегә әлеге мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә табу кыен, чөнки төбәк һәм муниципаль хакимиятләрдә авария хәлендәге торак реестрларын алып бару бурычы юк. Моннан тыш, кешене авария хәлендәге торактан күчергәндә. аңа торак мәйданы урынына компенсация бирелә. Ул кабат авария хәлендәге торак сатып алмас дигән гарантия юк. Аны кабат күчерәсе булса, дәүләт аңа ике тапкыр түләргә тиеш була.
ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 173 йорт авария хәлендә дип табылган.