Буыннар чылбыры өзелмәсен

2013 елның 7 июне, җомга
Менә моңлы азан тавышына бар халык мәчет янындагы мәйданга җыелды. Авыл мулласы Мансур Вәлиәхмәтов бик матур итеп дога укыды. Аннан Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина сүз алды.
–Бүген бездә әлегә авылларда сирәк үткәрелүче бәйрәм – Бибай Чаллысы халкының шәҗәрә бәйрәме. Биредә туып-үсеп, хәзер район үзәгендә яшәүче Роза Родионова һәм Казанда торучы Альберт Гәрәев бибайлыларның һәр нәселенең шәҗәрәсен  төзүгә бик күп көч һәм тырышлык куйдылар, –дип сөйләде Флера Бариевна.
Иң хөрмәтле аксакалларыбызның берсе,  авылда үткәрелә торган бәйрәмнәрне башлап, оештырып йөрүче Хафиз абый Галәветдиновның чыгышы да уйландырырлык булды.
–Хөрмәтле авылдашлар! Бар  эшегезне янга куеп, бүген туганнарыгыз белән күрешергә, борынгы бабаларыгызны искә алырга, аларның рухына баш ияргә дип туган авылыбызга җыелдыгыз. Җиде буын бабаңны белү элек-электән һәр мөселманга фарыз саналган. Мөселман кешесе үзенең нәсел-нәсәбен һичшиксез белергә тиеш булган. Шәҗәрәләрне кадерләп саклаганнар, балаларга, оныкларга тапшырганнар. Шәҗәрәне югалту оят саналган һәм ата-бабаларыңның истәлеген оныту дип бәяләнгән. Бакыйлыкка күчкән әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бит безне бәла-казалардан саклаучы фәрештәләр алар. Шуңа үз туганнарыңны хәтерләү, белү бик мөһим. Бу һәркем өчен изге гамәл. Япан сугыш кырларында үлеп калып нәселләре өзелгән мәетләрне, туган якларыннан китеп, кайта алмыйча тилмереп яшәүчеләрне дә догадан калдырмаска кирәк. Бибай Чаллысы халкы өчен бик тә зур эш эшләнде – шәҗәрәләр төзелеп, буыннар чылбыры торгызылды. Хәзер инде без догаларыбызда борынгы бабаларыбызны искә ала алабыз. Моның өчен, куйган фидакарь хезмәтләре өчен Роза Родионовага һәм Альберт Гәрәевка ихлас рәхмәтләребезне җиткерик.
Роза ханым Родионова, авылдашлары алдында сүз алып, нәсел буыннарын ачыклау өчен архив документлары белән эшләүләрен, бу хезмәтнең авыр, катлаулы якларын сөйләп үтте. Алар 1811, 1816, 1834, 1850, 1858, 1897, 1905, 1923, 1938-1947, 1980-2012 еллар документлары белән эшләгәннәр.
–Туган авылыбызга 1741 елда бертуганнар Бибай, Алпар һәм Сәет Белкиевлар нигез салган. 1811 елда 19 йортта  Белкиевларның, морза Нурәйбәкнең, Юмай Надыровның оныклары яшәгән. 1834 елда Идрис Денисов гаиләсеннән чыгучылар да өстәлгән. Әлеге 19 йортның бүген 13 енең варислары, 60-65 нәсел ботагы хасил итеп, Бибай Чаллысында я булмаса Татарстанның, Россиянең төрле районнарында яшиләр. Алар туган төбәкләре белән элемтәләрне өзмиләр,–дип сөйләде Роза Разаковна. – Авыл халкының гомуми исемлегендә 1722-2011 елларда туган 2,5 меңнән артык кеше исәпләнә. Әмма исемлектә 1897-1930 елгылар бик аз. Чөнки гарәп графикасы белән тутырылган метрика язмалары 1936-1938 елларда дини әдәбият белән бергә яндырылып юк ителгән. Шәҗәрәләрне төзегәндә миңа
Үзләренең 3-4 буын бабаларын белүче авылдашларымның мәгълүматлары да нык ярдәм итте.
Роза ханым стендлардагы зур исемлекләрдән үз бабаларыңны табып, нәсел шәҗәрәсен ничек төзергә икәнлеген дә җентекләп аңлатты.
Мөкатдир бабай Сафиуллин нәсел шәҗәрәсен белүнең  исәннәр өчен никадәр әһәмиятле булуына басым ясады  һәм бу олы эшкә  алынып, аны башкарып чыгучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
–Үзеңнең җиде буын бабаларыңны белү һәм алар белән горурлану – бик әйбәт. Ә инде син үзеңнән соң нәсел шәҗәрәсен төзеп калдырасың икән, бөтен нәселең синең белән горурланачак,–диде ул.
Бәйрәмгә килгән һәркем авылның шәҗәрәләр "кәүсәсен" кызыксынып, җентекләп карады-өйрәнде һәм  үзенең 7-10 буын әбиләре һәм бабалары шәҗәрәсен алып китте. Роза Разаковна һәм Альберт Илдусович авылдашларыннан биниһая рәхмәт сүзләре ишеттеләр, ә авыл җирлеге башлыгы Флера Бариевна аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Бибай Чаллысында туып-үскән сәләтле җырчы һәм көйләр язучы Нияз Җәләлов та иҗат төркеме белән бәйрәмгә кайткан иде. Авылдашлары Разия Сафиуллина, Римаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева, Алсинә Сафиуллина белән берлектә алар зур концерт күрсәттеләр.
Бибайлылар мул өстәл артында кунакларны кайнар чәй белән  сыйладылар.
Аннары кайткан кунаклар һәм авыл халкы туганнарының каберләрен зиярәт кылды, алар рухына дога укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International