Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Маллар кышын тук булыр
2013 елның 7 июне, җомга
Механизаторлар алдында терлек азыгы хәзерләү буенча җитди бурыч тора. Районда терлекләрнең баш саны күп, аларны кыш чыгарлык азык запасы белән тәэмин итәргә кирәк. "Кызыл Шәрык-Агро"ның «Үзәк Әлки» филиалына караган "Карга" отряды сенаж салуда өлгерлек күрсәтә. Биредә терлекчелек комплексы янәшәсендәге азык утарына тәүлегенә уртача 400-500 тонна сенаж запасы салына. Чабыласы мәйданнар әле шактый – 850 гектар күпьеллык үлән, 680 гектар бөртек катнашмасы бар.
Хуҗалык җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов әйтүенчә, сенаж салу ике сменада оештырылган, механизаторларга кытлык кичермиләр. Техникага запас частьлар белән дә проблема юк. Өч "МагДон" чапкычы белән 400 гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән теземнәргә салынган. Аны ике "Ягуар" тапатып тора. Әзер массаны өч "КамАЗ" автомашинасы һәм "Агротрон", "Арес", "Атлес" тракторлары тоткарлыксыз Карга терлекчелек комплексына ташый. Бер сүз белән әйткәндә, эш кайнап тора.
–Яз бик уңайлы килде, яшел азык үстерүдә проблемалар булмады. Вакытында җитәрлек күләмдә ашлама кертелде. Яшел масса мул булырга күренә, шуңа эшләве дә күңелле. Әнә, карагыз, пакуслар нинди калын,–ди хуҗалык җитәкчесе.
Басуда без "Маг-Дон" чапкычында кузгалып китәргә торучы Дмитрий Туров белән дә сөйләшеп алдык.
–Мин 36 ел инде авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Техниканың төрлесендә хезмәт куярга туры килде – "Нива" комбайнында, "Беларусь" тракторында эшләдем. Ә "Маг-Дон"да утырып эшләү үзе бер рәхәт. Бу чапкыч пакусның киңлеген 7 метр алырга сәләтле,– ди ул.
Гомумән, Дмитрий Туров әлеге яңа техниканы мактап туймый. Эш компьютерлаштырылган бу машинада кондиционер эшләп тора, йомшак утыргыч, кабинадан тирә-юньне карап-күзаллап бару мөмкинлеге бар. Болар эшне бермә-бер җиңеләйтә. Өстәвенә, кабинада тавыш юк дәрәҗәсендә.
–Билгеле, теләсә кайсы техника кебек, моны да гел карап тору кирәк. Хәер, кырда эшләр башланганчы күп алдан ук без техниканы тиешенчә ремонтлап куйдык. Үзебезнең басуларда эшне бетергәч, күрше хуҗалык кырларында рапсны урып бетергәнче, кара көзгәчә эшләячәкбез,– ди Дмитрий.
Тапатылган яшел азык төялгән "КамАЗ"га утырып терлекчелек комплексына юнәлдек. Йөзләп кеше хезмәт куйган биниһая зур комплекс бит бу. Кая күз салсаң да, чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Башта мине комплекс янәшәсендәге сенаж базлары территориясенә үткәрмәгәннәр иде дә, район газетасыннан булуымны әйткәч, рөхсәт иттеләр тагын.
Баз алдында машинаны учетчы Илсур Гибадуллин каршы алды.
–Базларга әйбәт, сыйфатлы сенаж салабыз. Ике базны берьюлы тутырабыз. Әле безнең үткән елгы сенаж да бар. Ул "консервланган" хәлдә, бик яхшы саклана,–ди Илсур.
Базларның берсендә яшел массаны К-701 тракторы тыгызлап таптый иде. Тракторчы Азат Гатауллин:
–Мин "Кызыл Шәрык-Агро" Әлки районына килгәннән бирле биредә хезмәт куям. Чәчүдә, аннан менә сенаж таптатуда, туңга сөрүдә эшлим. Лаеклы ялга чыгарга бер ел калды. Әмма өйдә утырырга исәбем юк, эшлим дип торам әле,–ди.
Яшел масса һәр гектардан уртача 6 тонна чыга икән. Басуларда эш кайный. Болай булса, терлекчелек комплексларындагы маллар кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин ителер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз