Урманнарга зыян китермәгез

2013 елның 7 июне, җомга
Татарстанның күпчелек районнарында бүген (алар арасында Әлки районы да бар) янгын чыгу куркынычы аеруча  югары санала. Урманнарны уттан саклау максатында хәзер төрле чаралар күрелә. Шуларның берсе – халыкка урманнарга бару тыела. Соңгы ике көндә явып үткән аз-маз яңгырлар хәлне бераз гына яхшыртса да, бәйрәм көннәрендә урман-болыннарда ял итәргә җыенучылар уяу һәм ут белән сак булсыннар иде, дип кисәтәләр Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International