Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

2013 елның 7 июне, җомга

Комиссия утырышына райондагы учреждение-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары  да   чакырылган иде.
Район территориясендә, аеруча бәйрәмнәр һәм олы вакыйгалар вакытында хәвефсезлекне тәэмин итү буенча башкарыла торган эшләре хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы урынбасары Шәүкәт Халмурзаев сөйләде. 25 июньнән 25 июльгә кадәр республикада хәвефле хәлләр булу ихтималы арта. Шуңа эчке эшләр органнары, төрле службалар бу чорда югары әзерлек режимында эшләячәк.
Район эчке эшләр бүлеге хәвефсезлекне тәэмин итү буенча күрше районнардагы коллегалары белән берлектә планлы, киңәшле эшләр  алып бара. Билгеле, бу вакытта  чит-ят төбәкләрдән килгән кешеләргә игътибар зур булачак. Бу аңлашыла да: авылыңда ят кеше пәйда булса, аның хәерлегә йөрүенә кем ышандыра ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә бәлаләрне әнә шундый шикле бәндәләр әзерли, китереп чыгара да. Шунлыктан һәркем авылындагы ят кешеләргә, шикле автомобильләргә сагаеп карасын, бу хакта кичекмәстән авыл җирлеге советына, полициянең участок уполномоченныена яисә эчке эшләр бүлегенә хәбәр итсен иде.
Авыллардагы буш йортлар да куркыныч чыганагы булып тора. Андый өйләрдә бала-чага шаяруы аркасында янгыннар да еш чыга, шикле кешеләргә яшеренеп яшәргә дә уңайлы урын бу. Андый  ташландык йортлар авылның йөзен бозып тора, чүп-чар оясына да әйләнә бит әле. Шуңа да комиссия утырышында буш торган йортларны сүттерү буенча җитди эш алып бару бурычы куелды.
Район янгын часте начальнигы  Вячеслав Шалдынов Сабантуй көннәрендә һәр авылда цистерналар белән запас су тоту, кизү тору өчен җаваплы кешеләр һәм техника билгеләү зарурлыгына басым ясады.
Район яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге  начальнигы Раил Гатауллин 1 июльдә районыбыз аша үтәсе Универсиада уты эстафетасына әзерлек чаралары белән таныштырды.
Комиссия утырышы эшендә шулай ук район электр челтәрләре инженеры Степан Горшонов, район газ бүлү службасы баш инженеры Марс Сафиуллин, район электр элемтәсе узелы инженеры Марсель Хәлиуллин мәгълүматлары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International