Әлки районында укучылар белән « Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел»дигән чара узды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

4 нче сыйныф укучыларының  ХЯИлары 2»В» сыйныф укучыларына  юл йөрү кагыйдәләре буенча  театральләштерелгән тамаша күрсәтте.Уен  формасында балалар юлда «зебра»  ның ни өчен кирәклеге, юл кичү  өлешен дөрес үтү, юл билгеләре  турында сөйләде. Шуннан соң пропаганда буенча инспектор А. В.Советников Әлки профилактикалау бүлеге начальнигы Л. Г. Вәлиәхмәтова белән берлектә мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрделәр, җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне үтәү, пассажирлар өчен һәм тәүлекнең караңгы вакытында өске киемендә яктылык яткыргычлар белән йөрү турында искәрттеләр. Барлык укучылар да ЮХИДИ идарәсеннән бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International