Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Документлар 2022 елның 14 февраленнән 15 мартына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Гариза бирүчеләрне сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы, гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, унынчы эш көненнән алып унбишенче эш көненә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт.
Документлар исемлеге «Татар-информ» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Министрлыкның рәсми http://agro.tatarstan.ru/, сайтында урнаштырылган «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, аннары «Милли проектлар», «Агростартап»бүлекчәләрендә һәм "2022" бүлегендә.
Сайлап алуга кертелгән программада катнашучыларны тыңлау графигы Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча чыгарылачак: https://agro.tatarstan.ru/agrostartap-14022022-po-15032022.htm
Сораулар килеп чыкса, 8 (843) 221-76-88 (88 44) телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Электрон почта адресы:Ilyus.Shakirov@tatar.ru.