Хәзер хезмәткәрләр "хасталык кәгазен" коронавируска экспресс-тест үткәртмичә өйдә генә ачырга мөмкин.
Моның өчен коронавирус буенча "кайнар линиягә"нең122 номерына яки яшәү урыны буенча поликлиника регистратурасына шалтырату да җитә. Хәлләре өйдә дәваланырга мөмкинлек биргән пациентларга консультациядән соң җиде көнгә электрон " хасталык кәгазе" ачылачак.