«Татарстан чаңгы юллары» ярышлары ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт кышкы зур бәйрәмгә әверелә. Ярышларда профессионаллар һәм чаңгы спортын яратучылар да катнашты.
Ярыш тәмамланганнан соң барлык призерлар да бүләкләр алды. Әмма «Татарстан чаңгы юллары-2022» узышының төп нәтиҗәсе - бүген чаңгыга баскан һәр кеше җиңүче булып тора, чөнки кышкы спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысы да төп бүләккә – сәламәтлеккә бер адым ясады, ихтыяр көчен күрсәтте.
Спорт чарасы чаңгычыларда бары тик иң җылы, якты һәм уңай тәэсирләр генә калдырды.