1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамланды. Шуннан бирле бу дата сугышчы - интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Кадерле ветераннар! Батырлыгыгыз һәм чиста намусыгыз, Ватанга тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт, Сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегездә иминлек, тыныч күк йөзе телим. Бүген без бу датаны аерым дулкынлану һәм хөрмәт белән искә төшерәбез, һәм күп яшь егетләрнең гомерләрен өзгән бу сугыш турында һәрвакыт истә тотарбыз.