Бүген Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов призына “Россия ДОСААФ”ның 95 еллыгына” багышланган пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары узды. Анда Татарстан Республикасы ДОСААФ МО советы рәисе Хөснетдинов Марат Зәйнетдин улы, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Хәлилова Дарья Михайловна, “Татарстан Республикасы Әлки МР” МКУ урынбасары Захарова Наталья Павловна катнашты.