Урта Әлки авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Урта Әлки авыл китапханәсендә мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән танышты, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында белде, яшьләрнең сүзлек байлыгын жаргонлы сүзләр белән чүпләү проблемасын карады. Мәкальләр, канатлы әйтемнәр искә төшерелде. Викторина барышында туган тел турында үз белемнәрен тикшерделәр. Тизәйткеч һәм табышмак конкурсларында катнашты, кызыклы сорауларга җавап бирде, сүзлекләр белән танышты. Китапханәче балаларга телнең һәр кеше өчен мөһим булуын, үз телеңне белүһәм башкаларны хөрмәт итү безне акыллырак, яхшырак, мәдәниятлерәк итә, дип искә төшерде. Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International