Татарстан Республикасында территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2022 елның 25 феврале, җомга

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУннән түбәндәгеләр керә:

2022 елның 25 феврале 18 сәгатьтән 26 февраль 18 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләренең интенсивлыгы  турында  консультация – кисәтү

2022 елның 26 февралендә  Татарстан Республикасы территориясендә  һәм Казанда урыны белән көтелә:

томан, иртән һәм көндез бозлавык, юлларда көчле бозлавык.

Бозлавык  булганда:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында хәрәкәт итүне үзгәртүдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанда ераклыкны төгәл күрмәүне исәпкә алу мөһим - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен тукталулардан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга,  сигнал бирергә шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Томанда хәрәкәт вакытында  машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.

Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай

Татарстан Республикасында Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International