Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Фәнил Минһаҗев быел да Сабантуй батыры булды
2013 елның 11 июне, сишәмбе
Шундый көрәшчеләр катнашкан алышны күзәтү үзе бер кызык. Өстәвенә, келәмдәге судьялар арасында республиканың татарча көрәш федерациясеннән чакырылган хөкемдар Рифкать Шәрифуллин да бар. Шуңадыр да көрәш беркемдә дә шик уятмаслык итеп, кагыйдәләрне төгәл үтәп алып барылды.
Мәйданда көрәшчеләребез берьюлы ике келәмдә көч сынашты. Көрәшчеләр саны да аз түгел – 140 ка якын төрле яшьтәге һәм үлчәмдәге көрәшчеләр катнашты Сабантуй бәйгесендә. Бүләкләре дә кыйммәтле, затлы иде шул – зур телевизорлар, суыткычлар һ.б. Ә көрәш батырына төп бүләк – тәкә. Ул мәйдан эченә үк кертеп бәйләнгән һәм хуҗасын көтә.
Менә келәмнәрдә көрәш башланып китте. Күренеп тора, көрәшчеләр алышка зур әзерлек белән килгәннәр. Әле кайчандыр үзе өйрәткән шәкертләре белән Илдар Әхмәров та көч сынаша. Халык келәмнәрдә барган алыштан күзен алмый, көрәшчеләргә көч биреп, хуплап, дәртләндереп тора. Вакыт-вакыт дәррәү урыннарыннан ук сикереп торалар. Көрәшнең нинди авыр спорт төре икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шулай да, шөкер, тән җәрәхәтләре алучылар булмады. Бәйгедә, әлкилеләрдән тыш, республикабызның төрле төбәкләреннән – Әлмәттән, Актаныштан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Сабадан, Буадан – килгән көрәшчеләр катнашты. Көрәш бәйгесе 15 үлчәм категориясенә бүленде, 45 урын билгеләнде.
Мәгълүм булганча, көрәш 7 июньдә кичке Сабантуйда ук башланды. Анда балалар, үсмерләр бил алышып, үз араларыннан финалга чыгучыларны ачыкладылар. Иң көчле яшьләр инде төп Сабантуйда призлы урыннар өчен көрәште. Балалар һәм яшүсмерләр арасында милли көрәшнең абсолют чемпионы исемен Каргадан Айрат Фәттахов (ул 70 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә көрәште) яулады. Быел 8 сыйныфны тәмамлаучы Айратның шундый зур уңышка ирешүендә аның әтисе һәм тренеры Илгизәр Фәттаховның да өлеше зур. Икенче урынны Иске Салманнан Радик Ибәтуллин, өченче урынны Ташбилгедән Фаил Гатауллин алды. Аларның тренеры Рәмис Вафин.
Әлки Сабан туеның абсолют батыры булып Фәнил Минһаҗев калды. Инде ничәнче ел рәттән районыбыз Сабан туе батыры дигән дәрәҗәле исемне яулый Фәнил. Ул Югары Әлкидә туып-үскән, хәзер Әлмәт шәһәрендә нефть чыгаруда хезмәт куя. Спортта зур җиңүләргә ирешкән шәхес – Татарстанның милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, 2005 елда путалы көрәш буенча дөнья чемпионатының бронза призеры. Көчле алкышлар астында Фәнил җилкәсенә дәү тәкәне салып мәйдан әйләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз