Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ әлеге грант буенча мәгълүмат - консультация ярдәмен күрсәтергә әзер: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 113 - 115 кабинет