Социаль хезмәткәрләр көне белән!

2013 елның 11 июне, сишәмбе
"Социаль хезмәткәрләр көне – бүтәннәргә килгән кайгыны, бәлане, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме ул. Районыбызның социаль яклау бүлеге, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, Салман балалар приюты хезмәткәрләре – сез барыгыз да тормышта катлаулы ситуациягә юлыккан, аз керемле кешеләр белән эшлисез, аларның хәлләрен җиңеләйтү, ярдәм күрсәтү өчен вакытыгызны да, көчегезне дә, белемегезне дә кызганмыйсыз. Район җитәкчелеге исеменнән бәйрәмегез белән тәбрикләп, ансат булмаган хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим сезгә", дигән сүзләр бар котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International