Бүген районның «Авыл хуҗалыгы предприятиесе идарә»се Базарлы Матак авылында Алексеевск аграр колледжы филиалы белән берлектә Дәүли исемендәге гимназия чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары һәм укучылары белән Филиалга, КДВМАга һәм КДАУга керү буенча очрашу үткәрде. Шулай ук аграр уку йортларын тәмамлаучыларга Татарстан Республикасы бюджетында каралган дәүләт ярдәме чаралары турында да сөйләделәр.