Һәркем теләгәнчә күңел ачты

2013 елның 11 июне, сишәмбе
Быелгы бәйрәмебез дә яшел үзәнгә җыелган халыкны төсмерләр төрлелеге белән сөендерде. Сабантуйга бит төрле холыклы кешеләр җыела. Кемдер килүгә тау битендә җайлы урын табып урнаша да, төп мәйданга текәлеп, бәйрәмне ачу тантанасын күзәтә, көрәшне ахырына кадәр карап бетерә.
Ә кемдер тик утыруны өнәми – Сабантуй үзәнен әллә ничә кат буйлый, дус-ишләрен эзли, таба, төрле күңел ачу чараларының "тәмен татый". Шундыйларга ияреп, без дә үткән бәйрәмебезне күз алдына китерик әле.
Быел оештыручылар үзәннең елга буендагы оҗмахка тиң почмагын шашлык, пылау ишеләр белән сыйланырга яратучыларга биргәннәр, җитәрлек кадәр өстәл-эскәмияләр ясалган, чатырлар корылган, учак-мангалларда чыжылдап тавык, сыер, сарык ите кыза, тәмле пәрәмәч-өчпочмаклар тау-тау өелгән, дәү самавырларда чәй кайный. "Әпититеңне" бастырдыңмы? Инде акча янчыгыңны барла – Сабантуй күчтәнәче алыйм әле, диючеләргә дә товар сайлау мөмкинлеге зур. Әнә, балаларына әниләре төрле уенчык сайлый, кояштан күзне сакларга дип берәүләр караңгы күзлек алып тора. Белмим, бу көнне бик кирәк булгандырмы – хәтта сәүдәгәрләрнең берсе сабын-порошок ише көнкүреш химиясен дә алып чыккан мәйданга.
Алга барабыз, биеп-җырлап алабыз. Татар икәнсең, алсу ефәк күлмәкләр кигән кызлар янына – татар өенә ашык. Анда әнә бертөркем егетләр гармун тартып, җыр сузалар. Чуаш туганыбыз, әнә синең милләттәшләрең күңел ача. Рус егетләре кызларын башларына кокошник кигән зәңгәр сарафанлы җыр-бию осталары үзләренә чакыра. Кил безгә, биеп кит, бәйрәм бит бүген!
Мәйдан уртасында бөтенләй яңа тамаша – дүрт тәгәрмәчле мотоциклларда балалар, үсмерләр узыша. Кечерәк кызлар-малайлар рәхәтләнеп батутта сикерә (кечкенә чакта ике энем белән әни күрмәгәндә караватта сикерүләребез искә төште). Әмма иң күп тамашачыны сәхнә җыйган: биредә район үзешчәннәре концерт куйды көн буе. Шулай ук сайлау мөмкинлеге чиксез: татарча да җырлаучылар күп иде, рус көйләре дә еш яңгырады. Осталыгым бар, дип уйлыйсың икән, әйдә, оялма, мен сәхнәгә, биредә бит иң киң күңелле тамашачы җыелган, сынап кара үзеңне! Рәхәтләнде кунаклар: дәртле көй-җырларга биеп тә алдылар, сузынкыларын күңел биреп тыңладылар.
Әй, үзебезнең Сабантуй! Теләсә кемне әсир итәрлек, иң талымлыларның да җанын эретерлек бәйрәмебез! Әнә ике сабакташ очрашкан. Картаеп киләләр инде, бик сагынышканнар да "Ярый әле, сабантуй бар, кайда күрешер идек!"– диештеләр. Менә зур гына гаилә: олыраклары әти белән әнидер, яннарында яшь хатын белән ир, кулларында сабый бала. Бөтенесе шуңа караган – нәсел дәвамчысы бит! Яннарына туктап бер хатын: "Оныгыгыз бар икән!" дигәч, йөрәкләренә горурлык, шатлык таралды. Туганнарны, нәсел буыннарын барлау урыны да ул – Сабантуй мәйданы. Күңелеңә иркенлек бир, җаныңны көндәлек мәшәкатьләрдән арындыр да, рәхәтләнеп бәйрәм ит! Сабантуйда бөтенесе килешә, Сабантуйда һәркемгә урын җитә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International