Ат чабышы – Сабан туе күрке

2013 елның 11 июне, сишәмбе
Ә атны чабышка бик алдан әзерлиләр. Күнектерү алымнары, туклану режимы билгеле бер тәртиптә бара. Елдан елга атын узышка әзерләүче хуҗалар белә -–Сабантуй якынлашканны  бахбайлар да сизенә. Узыш көне җитәр алдыннан мал тынычсызлана, баскан урынында бии башлый, кайнарланып йөри, кешнәве дә башкача, диләр. Бу атларның ни дәрәҗәдә акыллы булуы, бәйгене җитди кабул итүе хакында сөйли. Бәлки шуңадыр да еллар дәвамында Сабан туенда атлар чабышы иң зәвыклы, затлы, дулкынландыргыч тамаша булып кала бирә.
Быел Сабан туйлары республика районнарының күпчелегендә бер үк көнне узды. Шуңа читтән токымлы атлар узышка күп килмәс дип тә шикләнгән идек. Әмма, бездәге ат ярышларының махсус төзелгән ипподромда, күп тамашачылар катнашында үтүен, югары оешканлык булуын, саллы бүләкләр көтүен искә алыптыр, чит район-шәһәрләрдән дә узыш атлары күп килгән иде. Димәк, ярышлар бик җитди һәм кызык барачак.
Ат чабышы узганда төп Сабантуй мәйданы халыктан бераз бушап та калгандыр. Чөнки ипподромның тамаша урыннары һәм  тирә-юне узышны карарга килүчеләр белән тулы иде.
Менә безне беренче узышта катнашучы юртаклар белән таныштырдылар. Судья кулындагы флаг белән сигнал бирде – һәм атлар бар куәткә алга ыргылдылар. Беренче йөз метрларны узгач араларында инде лидер күренә башлады. Ул – Посыльный кушаматлы аты белән Михаил Маслов, "Алексеевскдорстрой" җәмгыятеннән. Дистанциянең буеннан-буена (ә ул 1600 метр тәшкил итә) атлар тигез диярлек чаптылар. Финишка да  секундлар аермасы белән килеп керделәр. Беренче – Михаил Маслов, ә икенче һәм өченче урыннарны ирле-хатынлы Фәйзуллиннар яулады. Зинаида – икенче, ә Марат өченче булып килделәр. Алар да "Алексеевскдорстрой"дан.
Инде нәселле атлар узышка әзерләнә. Болар гадәти атлап барганда да биеп киләләр. Команда булуга алга ыргылырга торалар. Менә иң җитез чабышкылар өчен старт бирелде. Ничек матур чабалар! Яллары, койрыклары җилдән тирбәлеп бара. Санаулы минут, секундлар эчендә 1800 метрлы араны артта калдырып, алар финишка да килеп җиттеләр. Нәтиҗәдә Маринда аты белән Илнур Шәйхетдинов ("КШ-Агро") беренчелекне яулады. Аның атына инде 10 яшь. Ә мондый бәйгеләрдә 9 яшьлек атлар карт санала. Икенче урында – Илнурның бертуганы Альберт Шәйхетдинов. Өченче булып Алексеевск районыннан Марго кушаматлы аты белән Рәзил Төхвәтуллин килде.
Аннан чиста токымлы атлар ярышты. Анда Казан кунаклары алдырды.
Инде чират безнең күңелләргә тагын да якынрак авыл атларына җитте. Алар ярышка   барысы  12 әү килгәннәр. Һәммәсе дә үзебезнең район авылларыннан, җайдаклары да таныш-белеш егетләр. Түбән Әлки, Югары Әлморза, Яңа Чаллы, Ташбилге авылларыннан бәйгедә икешәр ат катнашты.
Менә авыл атлары дәррәү узышка кузгалды. Берничә йөз метр үтүгә, иң алда баручы белән артта калучы арасындагы аерма шактый иде инде. Хәер, артта калганнарга да  кәеф төшерәсе юк – Сабан туенда җилкенеп шулай яраткан малың белән узышка чыгуы үзе ни тора.
Финишка менә беренче атлар килеп керде. 2013 елның район Сабан туе чемпионы исемен авыл атлары арасында Иске Камкадан Сандугач кушаматлы аты белән Раил Гатауллин яулады. Призлы икенче-өченче урыннарны Михаил Матюшкин (Иске Матак) һәм Ринат Исхаков (Яңа Чаллы) бүлештеләр.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырдылар.
Ат чабышында катнашкан һәркем Сабантуй бүләгенә ия булды. Шундый гаҗәеп тамаша бүләк иткәннәре өчен рәхмәт аларга!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International