Каргалы авылында яшәүче, Фәйзрахманов Максут Фәйзрахман улын 90 яшьлек юбилее белән котларга, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Хәлилова Дарья Михайловна, Каргалы авыл җирлеге башлыгы Минһаҗев Рамил, Кошки авыл җирлеге башлыгы Сираев Илнур килде. Юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм район Башлыгының бүләкләрен тапшырдылар. Максут агага сәламәт һәм бәхетле тормыш теләделәр.