Әлки муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең яшүсмерләре арасында биатлон буенча беренчелек

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Базарлы Матак чаңгы базасында Әлки муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре арасында биатлон буенча район беренчелеге узды. Анда 6 җыелма команда катнашты. Балалар чаңгы узышы һәм пневматик винтовкадан ату буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Беренче урынны Иске Матак командасы, икенче урынны Хузангай командасы һәм өченче урынны Чуаш Борнае командасы яулады. Ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International