“Ромашка” балалар бакчасында “Кошлар безнең дусларыбыз” проект эшчәнлеге буенча эш дәвам итә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлки МР Базарлы Матак авылының “Ромашка” балалар бакчасында “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән проект эшчәнлеге дәвам итә. Проект эшчәнлеге буенча эшләгәндә, балаларда планета буенча күршеләребез – кошларга карата кызыксыну, яңа фактлар белүгә ихтыяҗ, кошлар белән очрашканда үзеңне дөрес тоту, үпкәләтмәү, алар турында кайгырту теләге тәрбиялибез. Кошлар тормышы турындагы белемнәрен киңәйтәбез, балаларда канатлы дусларыбыз турында күбрәк белү теләге уятабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International