Татарстан Республикасының Гарантия фонды кредит акчаларын алу өчен җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә гарантия бирә. Ярдәмнән "Авылдагы эшмәкәрлек " продукты кысаларында файдаланырга мөмкин.
Шартлар:
– авыл җирендә (КФХ, ШЭ, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, шул исәптән сату (сәүдә) кооперативлары һәм башка КУЭ субъектлары)эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр,
- суммасы 5 млн. сумга кадәр,
- поручительлек өлеше-бурычка алучының йөкләмә суммасыннан 70% тан да артык түгел,
- бүләкләү суммасы-бирелә торган поручительлек суммасыннан 0,5%.