Татарстан Республикасы Әлки МР Базарлы Матак авылы "Төремкәй" балалар бакчасында " Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы" дип исемләнгән проект эшчәнлеге буенча эш дәвам итә.
Балалар бакчасындагы тәрәзә төбендәге бакча - ул балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә ярдәм итә торган пространстволы үсүче тирәлекнең элементларының берсе.
Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен балаларның үсентеләрне утыртуда һәм карауда актив катнашуы бик мөһим. Шуңа күрә педагоглар балалар белән бергә төрле культуралар ( суган, томатлар, чәчәкләр) утырттылар. Бу эшчәнлек балаларның тере организмнар буларак үсемлекләр, аларны үстерү өчен кирәкле шартлар турында күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итә. Бу этик хисләр үсешенә, үстерелә торган үсемлекләрнең матурлыгына һәм үз хезмәтеңнең нәтиҗәсенә сөенеп яши белүгә ярдәм итә.