Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эшләмәүче пенсионерларга мартка пенсия 8,6%ка индексация үткәрелгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелгән, дип искә төшерә. Хәзер мондый күләмне пенсионерлар ай саен алачак.
Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән февраль өчен пенсия, гыйнвар өчен өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмә түләвеннән башка күчерелгән.
Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.
Индксациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен ПФР сайтындагы яки "Дәүләт хезмәте" порталындагы шәхси кабинетта белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәне заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Аның юридик көче бар, чөнки ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән мөһер белән таныкланган. Теләгән очракта белешмәне бастырырга мөмкин.