Агымдагы елның март башыннан Татарстан Республикасы территориясендә кешеләр үлеменә китергән угар газы белән агулану очраклары артты. Әлки районында яшәүчеләр белән мондый очракларга юл куймас өчен, Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы куркынычны ничек булдырмаска, кем дә булса зыян күргән очракта нишләргә кирәклеге турында хәбәр итә.
Угар газын еш кына "мәкерле үтерүче" дип атыйлар - аның төсе дә, исе дә юк, гомумән, бернинди билгесе юк, кеше аны сизми. Шул ук вакытта үзенең агулаучы үзлекләрен югалтмыйча һава белән кушылып, газ тиз тарала.
Угар газы белән агулану билгеләре
Агулануның симптомнары зарарлану дәрәҗәсенә, организмның гомуми торышына, булган авырулар һәм башка шартларга бәйле рәвештә үзгәреп торырга мөмкин. Баш әйләнү, баш авырту, күңел болгану, косу, колаклардагы шау-шу, тын кысылу, ютәл һәм башка симптомнар барлыкка килә.
Зыян күрүче ярсый, ләкин кайбер очракларда киресенчә сүлпәнлек һәм йокымсырау күзәтелә. Вестибуляция бозылу, ишетү, күрү начарлану күзәтелергә мөмкин. Бу симптомнар аңны югалтыр алдыннан булырга мөмкин.
Урта авырлыктагы һәм авыр агуланулар вакытында йөрәк-кан тамырлары системасы эшендә проблемалар булырга мөмкин. Аритмияләр барлыкка килә, артериаль кан басымы, тән температурасы кими. Мондый очракта, вакытында медицина ярдәме булмаса, зыян күрүче йөрәк туктудан яки миокард инфарктыннан үлергә мөмкин.
Угар газ белән агуланганда ярдәм
Җиңел агулану вакытында (әгәр эш баш әйләнү һәм күңел болгану белән чикләнгән булса) гадәттә кешене саф һавага чыгару да җитә. Ләкин аның хәле тулысынча нормага килеп җиткәнче, кирәк икән, ярдәмгә вакытында килү өчен теләсә нинди үзгәрешләрне теркәгез. Авыр агулану һәм уртача авырлыкта булганда ашыгыч рәвештә хастаханәгә озату кирәк.
Угар газы белән агулануны булдырмау өчен:
- Бары тик төзек җиһазлар гына кулланырга. Мичтәге ярыклар, төтен юлындагы чүп-чар авыр нәтиҗәләргә китерергә сәләтле;
- Яхшы вентиляция турында кайгыртырга. Агулану нәкъ менә сезон арасында була: биредә яшәүчеләр еш кына газ плитәләрен файдаланалар;
- Күмерләр тулысынча янып бетмичә, мич капкачын япмагыз;
- Автоһәвәскәрләргә двигатель эшләп торганда гаражда эшләмәскә.