Гражданнарның уяулыгы хуплана!

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

«Халык контроле» нә кергән хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтергә, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысы мөһим, мондый хәбәрләрнең авторларына законсыз төстә алкоголь җитештерү факты өчен матди яктан бүләк биреләчәк. Күләме шактый - бердән алып өч мең сумга кадәр. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк: ТР Дәүләт хезмәтләре https://uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлергә / авторизацияләнергә / https://uslugi.tatarstan.ru Порталда теркәлү өчен  кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм билгене тиешле кырга куеп, "Теркәлергә" төймәсенә басарга кирәк. Пароль күрсәтелгән телефон номерына СМС аша җибәреләчәк. Шуннан соң тиешле кырларга логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә кирәк. Алга таба «Халык контроле» бүлегенә керергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактын раслаган очракта, закон бозу турында хәбәрнамә бирергә. Хәбәрнамәләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше». Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздыралар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хокук бозу фактын раслаганнан соң, мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкарыла.

Район халкына үз шикаять һәм мөрәҗәгатьләрен “Халык контроле " дәүләт мәгълүмат системасына җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итәбез. Сезнең шикаятьләр каралачак!!!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International