Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Балаларыгызны бәладән саклагыз!
2013 елның 14 июне, җомга
Бүген электрдан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый.
Без һәр җирдә – өйдә, эштә, урамда, мәктәптә электрдан файдаланабыз.
Әти-әнинең иң кыйммәтле байлыгы – балалар. Һәркем балалары турында кайгырта, аларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен тели. Җәйге каникул көннәрендә әти-әниләр гел генә балалары янәшәсендә булып бетә дә алмый, шуңа күрә балаларга урамда үзеңне ничек тотуның берничә гади кагыйдәсен аңлату зарур. Әлеге кагыйдәләр менә нидән гыйбарәт:
1. Трансформатор подстанцияләре территориясенә һәм биналарына керергә, электр җайланмаларының ишекләрен ачарга, коймалар һәм барьерлар аша анда үтеп керергә ярамый.
2. Электрүткәргеч линияләр баганаларына менү кеше өчен куркыныч.
3. Электрүткәргеч линияләр тирәсендә уйнарга, алар астында учак ягарга ярамый.
4. Салынып төшкән яисә өзелеп җиргә төшкән электр чыбыгына юлыксагыз, электр җайланмаларының ишекләре, люклары ачылуын, шулай ук электр баганасының зарарланган икәнен күрсәгез, бу хакта кичекмәстән 20–1–05 телефоны буенча электр челтәрләренең район предприятисенә хәбәр итегез.
5. Өзелгән электр чыбыгына 10 метрдан да якынрак килү, бигрәк тә аңа кагылу бик куркыныч.
6. Электр чыбыкларына тимерчыбык яисә бүтән әйберләр ташларга, изоляторларны ватарга ярамый.
7. Йорт подъездларындагы һәм баскычлардагы электр щитларын ачарга ярамый.
8. Электр челтәрләре объектларында кисәтү билгеләре һәм плакатлар бар. Кайвакыт шаярып-уйнап аларны урыннарыннан төшерәләр. Бу бүтән кешеләрнең тормышы өчен куркыныч тудыра.
Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез һәм балаларыгызны саклагыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз