«Күрше апаларны компьютерга өйрәтәбез»

2013 елның 14 июне, җомга
Республикабызда 1 мартта старт алган "IT-чемпион" бәйгесе кысаларында алындылар укучылар әлеге бик файдалы һәм кирәкле эшкә. Бәйгене республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырды. Конкурс шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министры Илдар Халиков хуплавы, ярдәме белән үткәрелә.
Районыбыз укучылары да "IT-чемпион" га актив кушылдылар. Бүген бәйгедә безнең 1500гә якын укучы катнаша. Балалар өлкәннәргә Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм шуның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Коммуналь хезмәтләр өчен, штрафларны һ.б. түләүгә кешенең бит күпме вакыты китә–почтага я банкка җыенып барырга, әле еш кына чират та торырга туры килә. Ә шәхси кабинет аша компьютердан гына түләүләр башкару ансатрак та, вакытны да янга калдыра. Балалар төрле мисаллар китереп өлкәннәргә әнә шуны да төшендерергә тырышалар.
Бу эшнең нәтиҗәсе дә күз алдында. Хәзер республиканың  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 550 меңнән артык шәхси кабинет теркәлгән. Шуларның өчтән бере "IT-чемпион" бәйгесе барышында  мәктәп балалары катнашында булдырылган. Безнең районда да укучылар ярдәме белән 1400дән артык шәхси кабинет теркәлгән.
"IT-чемпион" бәйгесе 3 этапта уза. Беренче этабы 1 марттан май ахырынача дәвам итте. Өч ай дәвамында балалар башкарган эшләргә йомгак ясалып, һәр районда иң активлар билгеләнде. Бездә "IT-чемпион"ның беренче этабы җиңүчеләре дип Юхмачы урта мәктәбеннән Адель Гыймадиев, Н.Дәүли исемендәге гимназиядән Гүзәл Рәхимҗанова, Иске Салман төп мәктәбеннән Рамазан Хәлиуллин табылды.
Июнь башында җиңүче балалар Казанда IT-паркта узган тантанада катнашты. Алар кыйммәтле бүләкләргә – iPad планшетларына ия булды.
Казанда узган тантанадан кайткач, без Рамазан Хәлиуллин белән очрашып сөйләштек. Быел ул Иске Салман мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаган. Бәйге башланганнан бирле Рамазан 9 авылдашын компьютер белән эш итәргә өйрәткән, шәхси кабинетларын ачарга булышкан.
–Алар барысы да безнең күршеләр,-ди Рамазан. Малай компьютерны бик әйбәт белә икән.
–Минем әнием Рушания Габдуллаҗановна информатика укытучысы бит. Компьютерда аның белән өйдә дә  байтак  шөгыльләнәбез,–ди ул.
Рамазан алга таба да бәйгедә актив катнашырга, олыларга заманча техника серләрен өйрәтүне дәвам итәргә ниятли. Районыбызда "IT-чемпион"да катнашучы балалар саны артканнан арта барыр әле. Бәйге бит бу ел ахырынача дәвам итәчәк. Аның икенче этабына нәтиҗәләр сентябрь башында ясалырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International