Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Иң мөһиме – белемле, әйбәт кадрлар
2013 елның 14 июне, җомга
Боларның барысын да безнең район масштабына күчереп әйтеп була. Бүген әлкилеләрнең сәламәтлеге сагында 320 дән артык медицина хезмәткәре тора, аларның 38е –табиблар. Сменага 185 кеше кабул итәрлек район поликлиникасы, тәүлеклек стационар шартларында эшләүче 30 койко-урынлык 2 хастаханә, 3 табиблык амбулаториясе, 41 фельдшер-акушерлык пункты һәм 4 бригадалы ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсе – районның сәламәтлек саклау системасының структурасы әнә шундый.
Замана медицинасы зур адымнар белән алга бара, ул фәнни яктан яңа дәвалау алымнары белән баетыла, авыруларны диагностикалау, дәвалауга хезмәт итүче өр-яңа катлаулы җиһазлар уйлап табыла һәм куллануга кертелә. Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: медицина системасын модернизацияләү, матди базасын ныгыту һәм үстерү республика һәм район җитәкчеләренең һәрдаим игътибар үзәгендә. Берничә генә мисал китереп үтәм. Соңгы вакытларда гына да хастаханәләргә 2,3 млн сумлык һәртөрле җиһаз, шул исәптән диагностика комплексы, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, баш миен һәм аның тамырларын тикшерү өчен аппарат, портатив ультратавышлы сканер, күчмә рентген аппараты, биохимик анализатор һәм башкалар алынды. Болар барысы да авыруны башлангыч чорында ук ачыклау, дөрес дәвалау методикасы сайлау мөмкинлеге бирә.
Билгеле инде, нинди генә заманча, катлаулы җиһазлар булмасын, төп көч –белемле, акыллы, игътибарлы табибларыбыз һәм шәфкать туташлары. Бу юнәлештә дә телгә алып әйтерлек күрсәткечләребез бар. Әле ничә ел элек кенә табиблар бик нык җитешми иде безгә. Соңгы 3 елда районга 11 табиб килде! Табибларны авылда эшләүгә җәлеп итүдә торакка социаль наем республика программасы, медицина хезмәткәрләренә бер мәртәбә зур күләмле компенсация түләү турындагы федераль программа да нык ярдәм итте.
Сәламәтлек – иң зур байлыгыбыз. Аны саклау, кайгырту, үз вакытында табибка күренеп, әлегәчә сиздермәгән авыруларны ачыклау һәм тизрәк дәвалау да бик мөһим. Шуңа күрә гражданнарны диспансерлаштыруга зур әһәмият тә, средстволар да бүлеп бирелә. Мәсәлән, эшләүче гражданнарны, сугыш ветераннарын, 14 яшьлек үсмерләрне, гражданнарның башка категорияләрен йөрәк-кан тамырлары, онкологик авыруларны һәм башкаларын башланып кына килгәндә ачыклау мөмкинлеге бирде. Шулай итеп, күпме әлкиленең сәламәтлеген ныгыту, хәтта ки гомерен саклап калу мөмкин булды. Быел да бу эш дәвам итә, әмма масштаблары тагын да киңрәк – районның калган халкына да тикшерү үтү мөмкинлеге бирелде.
Район сәламәтлек саклау системасы заманча үзгәреш кичерә. Мәсәлән, ашыгыч ярдәм сорап шылтыратучыларның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен "Незабудка" системасы урнаштырылды, безнең табиблар Татарстанның фаҗигаләр медицинасы белән даими элемтәдә торып эшлиләр, кирәк икән, диагноз кую, дәвалау алымнарын сайлау алдыннан башкала табиблары белән киңәшләшәләр. Яңа кабул итү-диагностика бүлеге эшли, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелә, модульле, тиешенчә җиһазландырылган пунктлар урнаштырыла.
Медицина хезмәткәрләрнең белемен күтәрү, тәҗрибәсен үстерү дә игътибар үзәгендә. Табиблар, шәфкать туташлары даими укыйлар, осталыкларын арттыралар, өстәмә күнекмәләр үзләштерәләр. Болар барысы да район халкының сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнә.
Бу атнада медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең өчен бик тә кадерле бәйрәм бу. Табиб хезмәтенең ни дәрәҗәдә катлаулы, авыр, җаваплы икәнлеген алар үзләре генә белә. Ак халатлы хезмәткәрләребез еш кына кеше гомере өчен көрәшәләр, аның киләчәген, язмышын үз кулларында тоталар. Һөнәри бәйрәмебез – табиблар, медицинага кагылышы булган һәркемнең хезмәтенә бәя бирү өчен, рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат. Бәйрәмебез белән, коллегалар! Кешелекле, бик тә кирәкле хезмәтегез өчен, тырышлыгыгыз, фидакарьлегегез өчен рәхмәт.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз