Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тотылган чыгымнар өлешен каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү буенча сайлап алу башлану турында игълан итә

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары Акселерациясе» федераль проекты кысаларында, 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү буенча сайлап алуны уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Документлар 2022 елның 18 мартыннан 16 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.

Министрлык тарафыннан расланган документларны бирү тәртибе, сайлап алу нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми https://agro.tatarstan.ru/subsidii-selskohozyaystvennim-potrebitelskim.htm сайтында бастырылган.

Тулырак мәгълүмат алу өчен (843) 221 76 85 телефоны аша яисә Ruslan.Hafizov@tatar.ru электрон адресына мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International