Бу атнада Каргалы авылы балалар бакчасында «Игелеклелек атнасы» үткәрелде . Тәрбияләнүчеләр кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм элделәр. Табигать турында яңа китаплар белән таныштылар. Кул астындагы материаллардан композицияләр ясадылар һәм табигать почмагында куйдылар. Шулай ук тәрәзә төбендә бакча утырттылар.