Татарстан Росреестры ачык геодезик диктант үткәрү турында хәбәр итә

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

26 мартта 12: 00 сәгатьтә  Росреестр һәм МИИГАиК ачык  геодезик диктант үткәрәчәк. Анда  геодезия тармагы оешмалары белгечләре, шулай ук «Геодезия»фәне кергән  югары уку йортлары һәм көллият  студентлары катнаша ала.  Татарстан  халкы өчен дистанцион формат  бар.

Бу көнне һәр катнашучы геодезия өлкәсендә белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, YouTube-МИИГАиК каналында трансляцияләнү аша экспертларга үз сорауларын да бирә алачак.

Катнашу өчен нәрсә кирәк?

Онлайн-катнашучыларга трансляцияне карау һәм онлайн-формада сорауларга җаваплар алу өчен Интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер яки ноутбук кирәк булачак.

Әлеге акция тәмамлангач, ачык геодезик диктантның уңышлы узуын раслаучы исемле сертификат биреләчәк.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә һәм теркәлергә мөмкин: https://diktant.miigaik.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International