Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документлар әйләнешенә - үзара хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүген электрон документлар әйләнеше тагын да якынрак, чөнки хәзер квалификацияле электрон имза (КЭИ) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.
Электрон имзаның кулланылыш спектры киң. Дәүләт хакимияте органнары һәм контрагентлар белән документлар әйләнешен тәэмин итү, салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын тапшыру яки Дәүләт хезмәтләре порталында файдаланылырга мөмкин.
Электрон имзаның квалификацияле ачкычын алу өчен, эшмәкәрләргә һәм оешмалар җитәкчеләренә салым органына паспорт, СНИЛС, USB-йөртүчене тапшырырга һәм идентификация процедурасын узарга кирәк.
КЭИ алуга"Шәхси кабинет" аша гариза бирү уңайлырак. Инспекциягә визитны алдан ук "Салым органына кабул итүгә онлайн язма" сервисы ярдәмендә планлаштырырга мөмкин.
Бер үк вакытта, салым түләүчене идентификацияләү процедурасын уңайлы итү һәм тизләтү өчен, электрон документ әйләнеше операторлары КЭИ алуга гариза тутыра һәм аны электрон рәвештә салым органына җибәрә алалар. Бу КЭИ алганда вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте рәсми nalog.gov.ru. сайтының «Электрон имза алу тәртибе» промо-битендә урнаштырылган, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.