Җир көне

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Югары Колчурино авылында балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән "Җир көне" дигән чара үткәрделәр. "Планетаны ничек коткарырга?" темасына әңгәмә барышында безнең планета яклауга мохтаҗ дигән фикергә килделәр. "Чүп-чар җый", "Чәчәкләр утырт", "Учак сүндер" уеннарында балалар табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәнделәр. "Кояш белән очрашу" җырлы уены балаларның күңелләрен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International