«Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру максатыннан «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе һәм «Төремкәй» балалар бакчасында «Татар малае, татар кызы-2022» бәйгесе оештырды.
Сүзне башлап тәрбияче Гөлнур Рифкать кызы балаларга татар теленең мәдәни мирасы, татар халкының мәдәнияте, милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре турында сөйләде. Балаларга татар милли киемен чагылдырган сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар: калфак, камзол, түбәтәй. Аннан соң татар милли киемнәре төшерелгән китаплар күрсәтелде.
Аннан соң балалар чараның практик өлешенә керештеләр: табышмаклар чиштеләр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм татар халык биюен биеделәр. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм белемнәрен күрсәттеләр.
Конкурс тәмамланганнан соң аның нәтиҗәләре билгеләнде. «Татар малае-2022» номинациясендә Мусин Әмирхан, ә «Татар кызы-2022» номинациясендә Сафина Инзилә җиңде. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә «Бердәм РОССИЯ»партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән бүләкләр тапшырылды.