Түбән Әлки авылының"Чулпан" балалар бакчасында "Нәүрүз"бәйрәме узды

2022 елның 25 марты, җомга

Нәүрүз-татар халкының иң матур, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. 21 март көнне Түбән Әлки авылының "Чулпан" балалар бакчасында "Нәүрүз"бәйрәме узды. Балалар яз турында җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, коймак белән сыйландылар. Кыш бабай һәм Кар кызының килүе балаларны чын күңелдән шатландырды! Мондый фольклор бәйрәмнәре йола бәйрәмнәренә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International