27 март көнне «Алинә» УСЗда 2021-2022 еллар сезонында оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре ир-атлар җыелма командалары арасында волейбол буенча Әлки МР чемпионаты финалы булып узды. Чемпионатта районның иң көчле 7 командасы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча
1 урын"Айдар" командасы
2 урын"Борискино" командасы
3 урын-Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы.