Бүген, 28 март көнне, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.В. Йосыпов алып барды. Көн тәртибенә юлларыбызда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы күп кенә мөһим мәсьәләләр чыгарылды.