Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары

2022 елның 29 марты, сишәмбе

2022 елның 29 мартыннан 2022 елның 28 апреленә кадәр чыгымнар  өлешен каплауга шәхси ярдәмче  хуҗалыклардан гариза кабул итә  башладылар. Ярдәм чаралары максатчан  чыгымнарга: сөтчелек юнәлешендә  мини-фермалар төзү, таналар һәм  беренче таналар сатып алу, өч  яшьтән өлкәнрәк бияләр тоту, савым сыерлары, бер яшьтән зуррак  кәҗәләр тотуга каралган.

Ничек гариза бирергә:

— subsidiya.tatar.ru дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә.

- Әгәр авторизацияләнми  икән, Идарәгә яки Башкарма комитетка  гариза бирү өчен мөрәҗәгать  итәргә мөмкин.

Документларның рәвешләре, гаризалар сайлау буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе - сылтама буенча.

8(843) 221 76 54 телефоны  буенча нечкәлекләрне ачыклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International