Ике меңнән артык Әлки халкы электрон хезмәт кенәгәсен сайлады

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Хезмәт кенәгәсе-ул хезмәт эшчәнлеген һәм кешенең стажын раслый торган төп документ.

Кәгазь яки электрон нинди хезмәт кенәгәсен сайлавыбыз бездә калды. Әмма безнең тәҗрибә безне акрынлап экономияле һәм уңайлы вариантка - дистанцион хезмәтләрдән файдалануга этәрә.

"Электрон кенәгә бирә  торган төп өстенлек - документтан  дистанцион рәвештә файдалану  мөмкинлеге. Яңа эшкә урнашкач, ЭТКдан  өземтә алып, эш бирүчегә җибәрү  дә җитә», - дип билгеләп үтте  Әлки районындагы Пенсия фонды  җитәкчесе Рәис Галләмов. Электрон  хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны  ПФР сайтында (www.pfr.gov.ru) яки Дәүләт  хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) шәхси кабинетта алырга мөмкин.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр белән электрон Өземтә pdf-форматта формалаштырыла һәм РПФ ХМҮнең (төбәкара мәгълүмат үзәге) квалификацияле электрон имзасы белән көчәйтелеп раслана.

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада саклап калырга, кирәк булган очракта бастырып чыгарырга яки электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International