Язгы ташу-ул елгадагы суның җылыну, көчле яңгырлар вакытында кар эрү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган кыска вакытлы күтәрелеше.
Язгы ташу йортларны, йорт яны участокларын су басу, милекне югалту белән генә түгел, ә эчәк инфекцияләре: дизентерия, корсак тифы, А һәм В паратифлары, ротавирус инфекцияләре, паразитозлар буенча эпидемия вәзгыяте үсеше китереп чыгарырга мөмкин.
Эчәклек инфекцияләрен таратуның төп юлы - су, чөнки яңгыр, кар сулары, агып төшүче сулар белән бергә инфекция су белән тәэмин итүнең ачык чыганакларына: елгаларга, чишмәләргә, коеларга эләгергә мөмкин. Су төзек булмаган суүткәргеч торбалар аша акканда пычранырга мөмкин. Шуңа күрә Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында эчәргә яраклы су үткәргеч су белән тәэмин итүчеләрне һәм йорт эчендәге суүткәргеч челтәрләрне белән эш итүче идарәче компанияләрне суның сыйфатын көчле контрольдә тотуны таләп итә.
Сыйфатсыз продуктлар кулланганда да, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә дә, бигрәк тә юылмаган куллар белән ашаганда да зарарланырга мөмкин булуны онытмаска кирәк. Авыру микробларның авыз аша эчәклеккә эләгүе нәтиҗәсендә килеп чыга, анда алар үрчи башлый, агулы продуктлар - токсиннар бүлеп чыгара. Токсиннар ашказаны - эчәк тракты, нерв, йөрәк - кан тамырларын һәм организмның башка системалары зарарлый. Эчәк инфекцияләрен таратуга микробларның тереклек эшчәнлеге дә ярдәм итә (алар предметларда һәм суда саклана, температура аермасына чыдам).
Су басу нәтиҗәсендә ачык сулыклардагы суның пычрануы күзәтелә, шуңа күрә кое һәм скважиналарның пычрануы да ихтимал, чөнки кар суы үз юлында бөтен нәрсәне гызып уза. Грунт сулары күтәрелү сәбәпле, подвалларны, базларны, коеларны су басарга мөмкин.
Күп кенә авыруларны таратучы кимерүчеләр һәм вак хайваннар, ташудан качып, торак йортларга һәм корылмаларга килә, шуңа күрә кешенең йогышлы һәм паразитар авырулар белән зарарлану куркынычы арта.
Кешеләрнең йогышлы һәм паразитар авыруларын профилактикалау, торак, корылмаларны язгы ташу чорында кимерүчеләрнең үтеп керүеннән саклау өчен Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге (Татарстан) киңәш итә:
1. Эчү һәм ризык әзерләү өчен бутилирланган яки кайнаган суны гына файдаланыгыз.
2. Азык-төлекне капкачлы һәм пакетлы савытларда саклагыз. Су асты сулары эләккән азык-төлек продуктларын кулланмагыз.
4. Яшелчә һәм җиләк-җимешне бары тик агып торучы су белән генә юыгыз, шуннан соң аларны кайнаган су белән чайкарга кирәк.
5. Ит һәм тиз бозыла торган продуктларны, саклау вакытын үтәп, салкында саклагыз, яхшылап пешереп ашагыз.
6. Икмәкне полиэтилен капчыкта яки савытта, башка продуктлардан аерым саклагыз.
7. Өйгә кайткач, кулларыгызны сабын белән юыгыз.
8. Кечкенә балаларны караган вакытта шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм балалар артыннан игътибар белән күзәтегез.
9. Торак биналарны һәм җәмәгать куллану урыннарын чиста тотыгыз.
10. Вакытлыча юк итү эшләрен башкару максатыннан кимерүчеләрнең яшәү урыннары белән танышыгыз. Торак бина, гараж, сарай, базларга кимерүечеләрнең керүен булдырмау чараларын күрегез. Бүлмә ишекләре тыгыз капланырга тиеш.
11. Авыруның беренче билгеләре күренүгә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, кичекмәстән медицина ярдәме сорап сәламәтлек саклау учреждениесенә мөрәҗәгать итегез.
12. Территорияләрне, биналарны, коеларны, казылган чокырларны су басканнан соң аларны дезинфекцияләгез. Дезинфекция өчен хуҗалык кибетләрендә сатыла торган, көнкүрештә кулланырга рөхсәт ителгән теләсә нинди дезинфекция чаралары кулланыла ала.
13. Дезинфекция чараларын үткәрү өчен кулланыла торган дезинфикацияләүче чаралар түбәндәге үзлекләргә ия булырга тиеш: микроорганизмнарның барлык төрләренә, шул исәптән бактерияләргә, вирусларга, гөмбәләргә, туберкулез микобактерияләренә карата эшчәнлекнең киң спектры.
- дезинфекция үткәргәндә барлык ысуллар (сөртү, су сибү, суга тыгу)куллану мөмкинлеге;
- яхшы физик-химик үзлекләре (суда тиз эрүчәнлек);
- өслекләрне сөрткәндә 60 минут эшкәртергә.
Микроорганизмнарны юкка чыгаруның ышанычлы эффектына ирешү өчен һәр дезинфекцияләүче чарага инструкциядә бәян ителгән төп таләпләрне үтәү: чыгым нормалары; концентрация.
14. Чистарту һәм дезинфекции вакытында тире, күзләр һәм сулыш органнарын яклау чараларын кулланыгыз.
Нурлат территориаль идарәсенең баш белгеч-эксперты А. Ф. Абзалов