“Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге һәм Әлки районы Башкарма комитетының Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге тарафыннан "Әлки районында Алексеевск аграр көллияте" ДАҺБУ филиалы студентлары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Яшәүгә 10 000 адым” бөтенроссия акциясе оештырылды. Бүген студентлар билгеле бер маршрут буенча җәяү уздылар. «Ай, авыртмый» станциясендә башланган чара 3 мәйданчыкта дәвам итте, анда студентлар өчен интеллектуаль һәм музыкаль биремнәр оештырылды.
2015 елдан илнең төрле мәйданчыкларында «Яшәүгә 10 000 адым» бөтенроссия акциясе үткәрелә, ул милләт сәламәтлеге лигасы - «Сәламәт муниципалитет» Гомумроссия иҗтимагый программасының төп элементы булып тора. Программа табигый сәламәтләндерү алымнарын үстерүгә һәм пропагандалауга юнәлтелгән һәм «иң аз чыгымнар белән иң яхшы сәламәтлек»шигаре астында үткәрелә. « Яшәүгә 10 000 адым» акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кеше нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен көнгә 6 меңнән алып 10 меңгшә кадәр адым узарга тиеш дигән тәкъдименә нигезләнә.