Онытмагыз, дуслар, онытмагыз,
Шаярткалап алдап алыгыз.
Ә соңыннан бергә рәхәтләнеп
Күңел ачып көлеп калыгыз.
1 апрель көнне бу шаяру, күңел ачу һәм көлке көне. Көлке көне - бөтен дөньяда өлкәннәр һәм балалар тарафыннан билгеләп үтелә торган искиткеч бәйрәм. Безнең балалар бакчасында педагоглар тарафыннан уеннар, шаярулар, күңелле җырлар, шаян җырлар һәм шаян Ләлә һәм Өлгер исемле клоуннар белән күңел ачу чаралары оештырылды.